Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 Май 2022, 11:40

Дару үләннәре җыеп калырга өлгерегез

Әлеге вакытта каен яфрагы, бака яфрагы , баллы чәчәк, кычыткан, әрем, шомырт һәм алма чәчәкләре җыярга кирәк.

Хәзер каен яфрагы, бака яфрагы , баллы чәчәк, кычыткан, әрем, шомырт, алма чәчәкләре җыярга кирәк. Миләш, балан чәчәкләрен дә җыеп куярга онытмагыз. Әрекмән яфракларыннан сок чыгарырга мөмкин. Аңа бераз шикәр кушсаң да була. Бу сокны суыткычта саклыйсы. Бака яфрагы үләнен шул килеш кенә ашарга да, салатларга кушсаң да була, согын чыгарсаң да ярый. Ул ашказаны согының кислоталылыгы артык югары булган кешеләргә, язвадан интегүчеләргә файдалы. Баллы чәчәктә С витамины күп. Озакламый күкебаш үләне дә чыга башлаячак. Ул үпкәгә файдалы. Адым саен очраган кычыткан да С витаминына бай. Ул каны артык сыек булган кешеләргә файдалы. Тал кайрысы да җыеп куярга киңәш ителә. Анысы канны сыеклата. Укроп, бөтнек, бака яфрагы, азрак гөлҗимеш салып, чәй ясап эчсәң дә бик файдалы. Әмма мондый чәйне эчәр алдыннан аны башта авыз итеп карап, организмга реакциясен тикшерергә кирәк.

Дару үләннәреннән төнәтмә һәр кешегә индивидуаль рәвештә, организмының үзенчәлекләрен истә тотып ясалырга тиеш.

Дару үләннәре белән дәваланыр алдыннан иң элек кан басымын, кандагы шикәр күләмен, ашказаны эшчәнлеген тикшертергә кирәк.
Йөкле хатыннарга, 5 яше тулмаган кечкенә балаларга үләннәр белән дәваланырга ярамый. Хроник чирләре булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.
 
Автор:
Читайте нас: