Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 Май 2022, 12:21

Үги ана яфрагының файдасы

Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы әйбәт дәва булып санала.  

Яфракларының төнәтмәсе какырту һәм йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (югары сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бронхиаль астма, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр. Кайнатмасын да 1 стакан суга 1 аш кашыгы яфрак нисбәтендә әзерлиләр һәм көнгә 3-4 тапкыр, ашаганга кадәр, 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе һәм кайнатмасы шулай ук спазмолитик үзлекләргә ия.

Халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә үги ана яфракларын астмага каршы һәм какырткыч буларак кына кулланып калмыйлар, кайнатма һәм төнәтмәсен аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк тракты һәм сидек юлларының ялкынсыну авырулары вакытында эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары согын туберкулездан, озакка сузылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр.

 

 

Автор:
Читайте нас: