Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 Май 2022, 14:06

Кузгалакны кеше сәламәтлеген ныгытуда ничек кулланырга?

Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары патологияләреннән ярдәм итә. Шулай ук, тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.

Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары патологияләреннән ярдәм итә. Шулай ук, тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.

Яфраклары һәм кузгалак җимешләре бөрү үзлегенә ия һәм авыртуны басарга ярдәм итә. Яфраклары – җәрәхәтләрне төзәтә, токсиннарны чыгара, ялкынсынуны бетерә һәм зәңгелә (цинга) авыруына каршы профилактика чарасы булып тора.

 

Төнәтмәсе һәм үсемлек тамырлары экстракты эч китүдән һәм башка патолгияләрдән ярдәм итә. Кузгалак төнәтмәсе ОРЗ каршы һәм салкын тигән вакытта булыша.

Күп кенә илләрдә әлеге әчкелтем үләнне ашарга курыканнар. Хәзер исә моны күз алдына китерү дә авыр. Ул чүп үләне булып саналган һәм туклану рационына кертелмәгән була.

Кузгалак белән ничек дәваланырга?

Халык медицинасында кузгалак беренче чиратта зәңгелә (цинга) авыруына каршы кулланыла.

Кузгалак составына керүче, суда эреми торган, хуш исле органик матдәләр, акскорбинка, К һәм Са витаминнары уртлар зарарланган вакытта ярдәм итә. Шуңа күрә кузгалак яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә, элек-электән үк авыз куышлыгын чайкау өчен кулланыла.

Бил өлешендә авырту булганда мондый төнәтмә әзерләргә була: бер кашык кузгалак тамырларын 300 мл су белән пешереп алырга һәм 15 минут кайнатырга, өстен каплап куярга. Берничә сәгатьтән сөзәргә һәм көненә өч тапкыр ике кашык эчәргә кирәк.

Цистит булганда төнгә каршы кузгалак төнәтмәсе белән ванна кабул итәргә була. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, әкрен утта 10 минут кайнатырга һәм ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градус булырга тиеш. Процедура вакыты 10 минут.

Автор:
Читайте нас: