Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 Май 2022, 20:22

Сирень чәчәге белән дәваланыгыз!

Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?  

Үлекле яралар булганда, баш авыртканда, сирень яфрагын «ябып» торырга киңәш ителә. Чәчәкләрнең төнәтмәсе ашказаны җәрәхәте, ютәл, бөерләрдә таш булганда, салкын тигәндә файдалы. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы чәчәкләрне 1 стакан кайнаган суда пешерергә, ярты сәгать төнәтергә кирәк. Көнгә 3—4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә.
Сирень һәм юкә чәчәкләре кушылмасыннан тирләтүче һәм температура төшерүче төнәтмә ясыйлар. Аны салкын тигәндә һәм бизгәк өянәкләрен басу өчен кулланалар. Ә сирень яфраклары төнәтмәсе бизгәккә каршы файдалы чара булып исәпләнә. Озак саклау өчен 40° лы аракыда 1:20 нисбәтеннән яфраклары төнәтмәсен ясарга була. Аны көнгә 3—4 тапкыр, ашар алдыннан 15—20 тамчы эчәләр
Чәчәкләреннән ревматоид артритлар вакытында сылау өчен, сызлауны киметүче мазьлар ясыйлар: 2 аш кашыгы вакланган чәчәкләрне 2 аш кашыгы атланмай белән яхшылап бутыйлар.
Эпилепсия белән интеккәннәргә сирень чәчәгеннән әзерләнгән чәй эчәргә киңәш ителә.

Автор:
Читайте нас: