Каен яфрагы төнәтмәсенең бөер авыруларыннан, шешенгәндә файдасы тия. Ул организмны чистарта, матдәләр алмашын яхшырта. 1 аш кашыгы вакланган каен яфрагын 1,5 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәргә.