Барлык яңалыклар

Помидор уңышы мул булсын дисәң

Бакчачылар помидор үсентеләрен теплицага чыгарыр өчен көннәр җылытканны көтә. Әмма ашыгырга ярамый, суыклар беткәнен көтәргә кирәк. Помидор яктылык ярата, үсентеләр утыртылган тартмаларны яктыда тотарга кирәк.  

Үсентеләрне чыгарып утыртканда араларын 30-50 сантиметр калдырырга кирәк. Утыртасы урынны яхшылап дымландырырга, һәр чокырга 1 литрга якын су сибәргә кирәк. Туфрактан утыртыр алдыннан гына алырга, алайса үсентеләр начар тамырлана. 
Уңыш тизрәк өлгерсен дисәгез, чәчәк аткан вакытта ук бор кислотасы катнашмасы сибәргә киңәш итәләр. Ул 10 литр суга 5 грамм кушып ясала.

Күчереп утыртырга 2-3 көн кала астагы 2-3 яфракны кисүчеләр дә бар.
Помидорлар эре булсын өчен күчереп утыртканда чокырга агач көле салалар.

Үсентеләргә йод катнашмасы да ярдәм итә. 3 литр суга 1 тамчы йод кушып ясалган катнашма тизрәк чәчәк атарга булыша. Помидорлар да эре була, диләр уңган бакчачылар. 

 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: