Кишер тирес яратмый
Кишер тигез, озын, юан булып үссен өчен аны чәчәсе түтәлгә тирес кертмәгез. Хәтта узган ел кертелгән тиресне дә яратмый ул. Тиресле җирдә кишер кәкре-бөкре булып үсә. Ул көпшәк, йомшак туфракны ярата. Иң яхшысы, туфракка ком, торф һәм чери башлаган пычкы чүбе кертегез (яңа пычкы чүбе кертергә ярамый).
Кишер кояш ярата
Аны рәшәткә буйларына, иртә күләгә төшә торган урыннарга да утыртмагыз. Кишер бик тә кояш ярата, аңа көн буе кояш карый торган җир кирәк.
Чәчү вакыты
Кишер орлыгы бик озак тишелә. Яз көне, әле туфракта дым барында чәчсәң, уңайрак – су сибәсе юк. Өстән лейка белән су сибү туфракны катыра. Әмма бик иртә чәчкән кишерне иртә аласы да була. Җәй башында тишелеп чыкканы кыш саклар өчен яхшырак.
Суны чамалап
Кишергә артык дым кирәкми. Суны күп сипсәң, ул «сакал» үстерә. Дым эзләп үзе тирәнгәрәк китеп үссә, шома, туры була. Шуңа күрә суны чамалап кына сибегез.
Сирәкләү
Кишер орлыгы вак, аны сирәк итеп чәчүе кыен. Шуңа да ике тапкыр сирәкләргә кирәк була. Сирәкләмәсәң, ул вак булып үсә. Беренчесе – тишелеп чыгып, үсә башлагач, икенчесе – кишер чәнчә бармак буе үскәч сирәкләнә. Араларын 4-5 см калдырсаң, җитә. Кишерне бары тик кич белән генә сирәкләгез. Кишер чебенен җәлеп итмәс өчен бу.
Күршеләр
Бу яшелчәгә кишер чебене бик зыян сала. Тишекле һәм көпшәк кишерләр – шул чебен эше. Әлеге корткыч бөҗәк суган исен яратмый. Шуңа күрә кишер түтәлен суган кишәрлеге арасына ясагыз. Бер түтәлгә икесен бергә утыртырга да була. Әмма суган кишергә үсәргә комачауларлык булмасын, рәт арасын шактый ук ерак ясарга кирәк.
Кишерне сирәкләмәслек итеп тә чәчәргә мөмкин. Берничә ысул тәкъдим итәбез.
Ком белән аралаштырып чәчү. Болай чәчкәндә, ике куянны бергә тотасың: сирәклисе дә булмый, ком дымны да сакларга булыша. Ярты чиләк комга ике аш кашыгы орлык кушып бутала.
Кесәл белән чәчү. Онны суда пешереп, бик сыек та, бик куе да булмаган клейстер ясарга. Бераз суынгач, орлыкларны салып бутап, кишер чәчәсе буразнага аз-азлап кына агызырга. Орлыклар төпкә батмасын өчен, гел болгатып торырга. 1 литр суга 1 аш кашыгы он алып ясала.
Орлыкларны бәдрәф кәгазенә берәм-берәм клейстер белән ябыштырып чыгу. Монысы вакытны күп ала торган ысул, әмма иң отышлысы да.
«Иләп» чәчү. Иләк ролен бу очракта «Киндер сюрприз» савыты үти. Савыт төбенә орлык сыярлык 2-3 тишек тишәргә кирәк. Савытка орлыкларны бушатып, капкачын ябасы да, ашка борыч сипкән кебек, кишер чәчәсе буразнага орлыкларны сибеп чыгасың.
Шприц белән чәчү. Шприцның энәсен һәм пешкәген алып, эченә орлыкларны саласың да, ара калдырып, орлыкларны берәм-берәм селкеп төшерәсең.