Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 апрель 2022, 20:25

Сару кайнаудан ничек котылырга?

Сару кайнаудан чәй содасы белән дәваланучылар күп. Соданы кул астында башка дару булмаганда, бик сирәк кенә кулланырга рөхсәт ителә.

Сару кайнаудан чәй содасы белән дәваланучылар күп. Чыннан да, хәл яхшырган кебек була. Селтеле эремә ашказаны кислотасын сүндерә. Әмма тиздән сару кайнау тагын да көчәеп кабатланачак. Чөнки сода, ашказаны кислотасы белән реакциягә кереп, күмер кислотасы хасил итә, ә ул, үз чиратында, су һәм углекислый газга таркала. Бу ашказанын ялкынсындыра.
Соданы кул астында башка дару булмаганда, бик сирәк кенә кулланырга рөхсәт ителә.

Сару кайнаудан тоз да ярдәм итә ала. Ул ашказаны согын нейтральләштерүче ферментлар бүлеп чыгара. Сару кайнаганда телгә аз гына тоз сибегез һәм тозлы төкерекне йотыгыз. Дөге, кукуруз яки көнбагыш орлыгы чәйнәү дә хәлне яхшыртачак.

Активлаштырылган күмер эчәргә була. Берьюлы берничә төймә күмер кабып, күп итеп су эчеп куегыз.

Миндаль чикләвеге ашказаны кислотасын нейтральләштерә. Чикләвекне кайнар су белән юып, кабыгын чистартыгыз. Миндальне акрын гына чәйнәп, озаклап ашагыз.

Бәрәңге согы да сару кайнауны бетерә. Бәрәңгене вак угычтан уып, согын сыгыгыз да 2-3 аш кашыгы эчеп куегыз. Бу сокны ашар алдыннан эчәргә.

Минераль су да сару кайнауны баса.

Блендерда 2-3 салат яфрагын ваклап, 1 стакан салкын суга шуны кушып, аз-азлап кына эчегез.

Автор:
Читайте нас: