Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 апрель 2022, 19:55

Тузганактан кайнатма эшлик

Тузганакның файдалы үзенчәлекләре инде бик күптәннән билгеле. Ә сары чәчәкләреннән ясалган кайнатманың сәламәтлеккә файдасын әйтеп бетергесез!  

Әле сез ясап өлгермәдегезме? Алайса, тизрәк ашыгыгыз! Ләкин берничә төп киңәшне истә калдырырга кирәк:
- чәчәкләрне апрель азагы - май айларында төшкә кадәр, иң яхшысы, иртән җыярга кирәк, бу вакытта файдалы элементлар күбрәк була;
- яңгырдан соң җыю, шулай ук дөрес түгел. Чәчәкләр ачылган һәм коры булырга тиеш;
- чәчәкнең сары өлешен генә куллансагыз, кайнатма бик тәмле булыр. Яшел яфраклары әчкелтем тәм бирә! Шуңа күрә болынга барганда, үзегез белән кайчы алырга онытмагыз.
 
400 данә сары чәчәк җыярга кирәк. Күп дисезме?! Бер башласагыз, туктый да алмассыз әле! Болында ук яшел төбен кисеп җыйсагыз яхшырак (өйдә кисәргә мөмкин). Чәчәкләрне юмыйча (югыйсә, бөтен файдалы үзенчәлекләрен юып төшерәчәксез) өстенә 1 литр су саласыз. Кайнап чыккач, акрын утта 10 минут кайнатырга кирәк. Аннары ярты чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп, тагын 20-25 минут кайнатып аласыз.
Кайнатма әзер диярлек. Сөзгеч аша суын чыгарасыз. Шулай итеп, сары чәчәк үз эшен эшләде. Сөзелгән кайнатмага 1 кг 200 гр шикәр комын акрын гына өстисез. Һәм тагын акрын утта 30-40 минут кайнатасыз.
Кызганыч, өйгә таралган тәмле исне һәм чәчәк «балының» тәмен язып кына аңлатып булмый. «Мәхәббәт балы» дигән атамасы да бар икән әле аның! Сәламәтлек өчен генә түгел, ә күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас