Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 апрель 2022, 18:40

Тәрәзә төбе күгәрсә нишләргә?

Һәркемнең диярлек өендә пластик тәрәзәләр куелган. Алар һава үткәрми, шунлыктан өйдә кышын җылы була. Әмма аның бу уңайлылыгының кире ягы да бар — һава кермәгәнлектән, тәрәзәнең читләре күгәрә башлый.   

Һәркемнең диярлек өендә пластик тәрәзәләр куелган. Алар һава үткәрми, шунлыктан өйдә кышын җылы була. Әмма аның бу уңайлылыгының кире ягы да бар — һава кермәгәнлектән, тәрәзәнең читләре күгәрә башлый. Гадәттә, тәрәзәләр ике сәбәп буенча күгәрә — һава кермәсә һәм бүлмәдә артык дымлы һава булса.

Яңа гына барлыкка килгән күгәрекне бетерү кыен түгел. Кара таплар барлыкка килү белән бу урыннарны белизна салынган су белән юарга кирәк. Әгәр дә тәрәзә төбе һәм кырыйлары югарыда әйтелгән сәбәпләр буенча күгәрмәгән икән, тәрәзәне сүтеп алырга туры киләчәк, чөнки бу аның дөрес куелмавын күрсәтә.

Тәрәзәләрнең күгәрүеннән котылу өчен бу урыннарны хлор салынган су белән юалар. Моннан тыш, аш серкәсе, сода да ярдәмгә килә ала.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: