Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 апрель 2022, 14:37

Гөлләрнең яфраклары кызару, очы саргаю ни турында сөйли?

Әгәр яраткан гөлегез аксыллана, сабаклары нәзек, яфраклары вагая икән...

Әгәр яраткан гөлегез аксыллана, сабаклары нәзек, яфраклары вагая икән, аңа азот җитми дигән сүз. Димәк, аммиак селитрасы сибәргә кирәк.

Азот артып китсә, киресенчә, үсемлек котырып үсә башлый, куе яшел төскә керә, сабаклары юаная. Бу очракта чүлмәкне ваннага куеп юындырырга кирәк. Юкса, гөлегез чәчәк атмаячак.

Яфракларда мәрмәр кебек билгеләр чыгу – магний белән туендырырга вакыт дигән сүз.

Әгәр яфраклар саргая икән, бу тимергә бай ашлама сибәргә кирәклеге турында сөйли.

Яфраклар кызыл-шәмәхә төскә керсә, фосфорлы туендыру җитми.

Яфрак очлары саргаю – туфрак калийга ярлы.

Автор:
Читайте нас: