Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 апрель 2022, 17:30

Теплицагызны әзерли башладыгызмы?

Бакчасында теплицасы булганнар, җир кардан ачылу белән үк, бакча юлын таптый: корылма кар-бураннан зыян күрмәгәнме, төзәткәлисе җирләр юкмы, салган кар җитәрме, әллә эреп беткәнче тагын кертергәме...   

Теплицаны ремонтлау
Карның күпчелек өлеше эреп, әле төннәр салкын һәм җир өсте каты булганда, март ахыры-апрель башында ук, теплицагызны карап чыгыгыз: эченнән барлык предметларны, шул исәптән шланг, су мичкәләрен дә чыгарыгыз, үсемлекләрне бәйләгән бауларны өзеп ташлагыз, ватык элементларын алыштырып, агачтан ясалган өлешләрен антисептик белән эшкәртегез. Ачыла торган механизмнарын майларга, тутыккан урыннарын чистартырга, буяп чыгарга кирәк. Поликарбонатның чатнап киткән урыннарын герметик белән сыларга мөмкин.
Көннәр җылыта башлагач, теплицаның эчен гади кер сабыны кушылган су белән йомшак губка яки чүпрәк кулланып юарга кирәк. Кырмагыз, каты предметлар кулланмагыз, чөнки кыш чыккан поликарбонат бик уалучан. Ә менә дезинфекция эшләре белән яз көне мавыкмаска, бу эшләрне көздән тәмамларга кирәк, чөнки зарарлы матдәләр очып бетә алмыйча, үсемлекләргә дә зыян салырга мөмкин. Көздән өлгермәгәнсез икән, биофунгицидлар – “Фитоспорина-М”, “Микосан-Н”, “Триходермин”, “Планриз”, “Фитоцид”, “Здоровая почва” кебек препаратлар ярдәмендә теплицаның эчен эшкәртеп чыгасы була. Яз көне теплицаны зарарсызландыруның нәтиҗәле башка ысуллары да бар.
Водород пероксиды (перекись водорода). 1 өлешкә – 1 өлеш исәбеннән 6-9 процентлы водород пероксиды һәм су эремәсе белән теплицаның эчен-тышын җентекләп юып чыгыгыз.
 

Тәмәке шашкалары 
Гөмбәчекләргә, бактерия һәм корткычларга каршы иң яхшы чара булып санала. Ул барлык ярык-тишекләргә үтеп керергә сәләтле. Аның күләме теплицаның эчке күләменә карап алына. Кулланыр алдыннан барлык форточкаларны ябыгыз. Шашканы янмый торган предметка утыртып, уртага урнаштырыгыз. Фитилен кабызып, шунда ук чыгып китегез, ишекне ныклап ябыгыз. Янып беткәч, 2-3 сәгать керми торыгыз. Шуннан соң гына барлык форточка-ишекләрне ачып, җилләтегез. 
 

Туфракны әзерләү 
Туфрак бераз кипкәч, аны йомшартып чыгарга һәм кайнап торган су сибәргә, бераздан “ЭМ-1”, “Эмочек”, “Байкал-1” кебек матдәләр кушылган җылы су белән тукландырырга кирәк. Әмма боларны эшләгәнче игътибар итегез: түтәл бүлү яисә кырыйларын күтәртү, җир эшкәртү өчен куллана торган җайланма, эш коралларыгыз, юлга җәйгән плиткаларыгыз дезинфекция үткәнме? Юкса, көз көне тырышып-тырышып чистарткан зарарлы микроорганизмнар җылы су һәм дым тәэсирендә бик тиз “терелеп китәчәк”. Моның өчен теплица эчендә кулланыласы барлык инструментларны да 3 процентлы бакыр купоросы кулланып зарарсызландырыгыз. 

  

Чыганак


 

 

Автор:
Читайте нас: