Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 апрель 2022, 11:45

Билегез авыртса, бәрәңге ярдәмгә килер

Билегез авыртып китсә, бәрәңге пешереп, боламык ясагыз.

Боламыкка бераз гына бал салыгыз (бер бәрәңгегә бер аш кашыгы бал) да авырткан урынга җылы компресс ясагыз. Бәрәңге суынгач, компрессны алыгыз.

Чи бәрәңге дә булыша. Угычтан уылган ярты стакан чи бәрәңгегә ике аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салып болгатыгыз да ярты сәгатькә авырткан урынга куегыз.

Автор:
Читайте нас: