Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 апрель 2022, 17:42

Солы белән дәвалану

Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв система­сына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа со­лы саламыннан әзерлән­гән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар.

Яшел солының спиртлы төнәтмәсен хәлсезләнгәндә, акыл хезмәтеннән арыганда, неврастениядән һәм йокысызлыктан кулланалар.

Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв система­сына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа со­лы саламыннан әзерлән­гән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысын ку­шып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар.

Дәвалану өчен чистар­тылмаган солы ярмасы, со­лы орлыгыннан әзерләнгән он, шулай ук солы саламы кулланыла.

Ашказаны-эчәк авырулары булганда: 1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юар­га, шуңа 2 стакан су салып кайнатырга. Су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашы­гы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көн­гә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.

Диабеттан: 100 г солы орлыгына 3 стакан кайнар су салып, 8 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә ярты­шар стакан эчәләр.

Бөер һәм сидек куыгы авыртканда: бер стакан солы ярмасына 1 л кайнар су салып кайнатырга, суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәргә.

Буыннарга тоз утырганда һәм авыртканда: аш кашыгы солы орлыгын 1 л кайнар суга салып, 2 сә­гать тотарга, аннан сөзәргә. Әлеге төнәтмәне бер ай буе көнгә 3 мәр­тәбә, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә.

Склероздан: 1 стакан солы ярма­сына 1 литр кайнар су салып кайна­тырга. Күләме яртылаш кимегәч, сө­зәргә һәм шуңа 2 стакан сөт өстәр­гә. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1 стакан эчәргә.

Тәмәке тартуны ташлау өчен: аш кашыгы солыны 1 стакан кайнар су салып, 2 мәртәбә кайнатып чы­гарырга. 1 сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Көнгә 4-5 мәртәбә стакан­ның 1/4 өлеше күләмендә төнәтмә­не 3-4 атна эчәргә.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: