Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 апрель 2022, 14:19

Сукыр кычыткан (пустырник) — йөрәкнең дусты.

Арыслан койрыгын халыкта сукыр кычыткан дип тә йөртәләр. Ул – йөрәкнең дусты. Шулай ук нервларны тынычландыра башның шаулавын бетерә. 

Баш шаулаганда, 1аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы 1 ай.

Базед авыруы булганда, сукыр кычытканның яңа сыгылган согы белән дәваланалар. Аны бер аш кашыгы суга 20-30 тамчы кушып эчәләр.

Сокны кыш көне куллану өчен тигез нисбәттә спирт белән кушып саклыйлар. Андый төнәтмәне көнгә 3 мәртәбә 20-30ар тамчы кабул итәләр.

Сукыр кычытканнан төнәтмә: 2 аш кашыгы,(15-20г) кипкән үләнне бер стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3-5 тапкыр ашар алдыннан 1-2 аш кашыгы эчәләр. Ул нервлар какшаганда, йөрәк-кан тамырлары неврозы күзәтелгәндә, гипертоник авыруларның башлангыч стадиясендә файдалы. Шулай ук бәвел кудыручы һәм какырыкны чыгаручы чара буларак та кулланыла. Төнәтмәне сыеграк итеп тә әзерләргә мөмкин. 2 аш кашыгы үләннне, 0,5 литр кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә 50-100әр г эчәргә. Сыеклык кан әйләнешен җайга салырга, кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгытырга сәләтле.

Автор:
Читайте нас: