Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 апрель 2022, 11:19

Керән - күп авырулардан дәва (Хрен)

Чүп үләне кебек үсә торган керәннең файдалы үзлекләре күп. Аның төнәтмәсе күп авырулардан дәва.

Ангинадан интексәгез, 1 аш кашыгы төнәтмә белән тамакны чайкарга һәм йотарга кирәк. Бер кулланганнан соң ангинаны юып алган кебек була.

Грипп вакытында төнәтмә белән ингаляция ясарга мөмкин.

Киселгән урынны төзәтә: чүпрәк белән бәйләп, өстенә шул төнәтмәне генә тамызырга кирәк.

Теш сызлаганда 1 аш кашыгы төнәтмәне авызга алып, авырткан теш урынында, төкерек бүленеп чыга башлаганчы тотыгыз. 10-15 тапкыр кабатларга кирәк.

Төнәтмә ничек ясала соң?

Керән тамырын казып алып, щетка белән яхшылап юарга да вак тишекле угычтан чыгарып, согы белән бергә шешәгә салып куярга. Ул шешәнең яртысыннан булырга тиеш. Өстенә аракы яки көмешкә кушыгыз. 10 көн соң төнәтмә әзер.

Кан басымыннан да коткара

Моның өчен 200 гр уылган керәнгә 3 л кайнап суынган су кушып, 15 минут кайнатыгыз. Иртәнгә кадәр суытыгыз. Иртән исә сөзеп, суыткычка куегыз. Көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 100 гр эчәргә кирәк. Бер ай тәнәфестән соң дәвалану курсы дәвам ителә. Хәлегез яхшырганчы, керән төнәтмәсен бер ай тәнәфес белән кабул итәләр.

Трахеит, бронхит вакытында 1 аш кашыгы уылган керән тамырына 3 аш кашыгы бал кушып төнәтәләр. Көненә 5 мәртәбә 1 чәй кашыгы белән кабып куярга кирәк. Масса авызда эреп китәргә тиеш.

Цистит, уретрит борчыса, 1 аш кашыгы уылган керәнгә 1 стакан кайнар су коеп, 5 минут төнәтегез. Көн саен 3-4 чынаяк эчәргә кирәк.

Автор:
Читайте нас: