Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 апрель 2022, 11:30

Кан басымын даруларсыз гына ничек төшерергә?

Үзләренең кан басымы югары булганны белеп яшәүчеләр басымны төшерә торган даруны даими эчә, әлбәттә. Ләкин дару кул астында булмаган очракта нишләргә? Басымны дарусыз да төшереп була икән.

1. 37-40 градуслы җылы суга аякларны тыгып утырырга кирәк. Су суынганчы 20 минут үтә, шул вакытта кан басымы 15-20 миллиметрга төшә.

2. Укроп орлыгы кан басымын киметә. 2 аш кашыгы укропны 0,5 литр эссе су белән төнәтергә, кан басымы 200 миллиметрга күтәрелгәндә 1-2 балкашыгы, аңардан да югары булса 3-4 балкашыгы эчәргә кирәк.

3. Кефирга 1 балкашыгы дарчин өстәргә кирәк, бу эчемлекне 3 ай буена бер стакан эчәргә киңәш ителә. Кан басымы тотрыкланырга тиеш.

4. Инсульт алды халәтен булдырмау өчен 9 процентлы аш серкәсе алырга, аны су белән бертигез нисбәттә кушарга, бу сыекчада йон оекбашларны чылатырга һәм төнгелеккә өстән полиэтилен капчык кидереп ятарга.

5. 20-30 грамм канәферне 1 стакан эссе суда төнәтергә һәм эчәргә кирәк.

6. Инсульт булмасын өчен җылыткычка эссе су салырга һәм аяк мускулларына куеп торырга кирәк.

7. Инсульт алды халәтен бетерү өчен ашыгыч чара – кан җибәрү. Элек бу максат өчен дәвалауның гади һәм нәтиҗәле ысулы – сөлек салу кулланылган. Кул астында сөлек юк икән, энә алып, бармак башларын тишеп, берәр тамчы кан чыгарырга.

8.Җылы ваннага (тик кайнар түгел!) керергә. Җылы суда кан тамырлары киңәя һәм АБ якынча т.б. 10 – 15 миллиметрына төшә.

9. Тиз-тиз атлап йөреп ки­лергә. Кызу йөрү кан басымын 10-20 миллиметрга төшерә.

10. Организмны кислородтан мәхрүм итәргә. АБны тө­ше­рү өчен, биек тауга ук менәргә кирәкмәс, әлбәттә. Кислород кытлыгын (гипоксия) тигез җирдә дә тоярга була. Гипоксикатор дип аталучы махсус приборны беркем дә үзе белән йөртмидер, мөгаен. Ә менә целлофан яки кәгазь пакет яныгызда булмый калмас. Авыз-борынны капларлык итеп, пакетны битегезгә куегыз да сулышыгызны пакет эченә чыгарыгыз. Аннары пакеттагы һаваны сулагыз. Билгеле булганча, сулап чыгарган һавада углекислый газ күп. Ки­редән шул һаваны сулагач, углекислый газ кан тамырларын ки­ңәй­тә. Артериаль басым кими.     Чыганак  

Автор:
Читайте нас: