Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 апрель 2022, 12:47

Каен суы файдалымы?

Каен суы кеше организмына бик тә уңай тәэсир итә.

Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә 3 атна буена көнгә бер тапкыр булса да, бер стакан каен суы эчү, язгы хәлсезлек, авитаминоз, арыганлык һәм депрессиягә каршы сизелерлек ярдәм итә. Ә иң әйбәте көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала куллану. Каен суы, каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә киңәш ителми. Фитотерапия күзлегеннән чыгып караганда, каен суы, табигый продуктлар арасында, матдәләр алмашуын яхшыртучы иң яхшы чара булып тора. Гади судан аермасы бик зур булмаса да, каен суы, ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, чөнки ул бик яхшы һәм тиз әчү үзенчәлегенә ия. Шулай ук каен суы организм өчен кирәкле шикәрләр, органик кислоталар, ферментлар, кальций, магний, тимер тозлары, микроэлементларга бай. Аны авитаминоз, кан авырулары, буыннар, тире авырулары, шулай ук ангина, бронхит, үпкә ялкынсынуы (пневмония) һәм башка тын юллары авырулары вакытында кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук ашказаны җәрәхәте, бавыр, уникеилле эчәк, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары һәм венерик чирләрдән дә файдасы бар.     Чыганак

Автор:
Читайте нас: