Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 апрель 2022, 13:08

Челтәрләр ап-ак булсын дисәң...

Ялларның  бер генә көнен дә әрәмгә үткәрәсе килми. Утыртабыз, чәчәбез, җыештырабыз, юабыз... Тәүдә өен юасың, аннан тәрәзәсен, аннан челтәрләрен... Менә шунсына килеп җиткәндә аптырашта калсагыз, киңәшләргә колак салыгыз.

Иң элек челтәрләрне тышта яхшылап кагып, тузаннан арындырырга кирәк.
Юган суның температурасы 30-40 ° тан артмасын. Челтәрләрне артык ышкырга да, ныклап борырга да кирәкми, чылатканда бөкләп кенә суга салырга һәм чайкагач шул килеш кенә җәеп җепкә эләргә кирәк. Шулай эшләгәндә,челтәрләр нык бөгәрләнми һәм җиңел үтекләнә.

Тоз.
Бер табак суда бер уч кер порошогы һәм 3-5 аш кашыгы эре тоз эретеп, челтәрне төнгелеккә чылатып калдырыгыз. Иртән сыгып алып, бер-ике кат чиста суда чайкап элегез.

Синька.
Юып чайкаган пәрдәләрне 1 чәй калагы синька салынган 10 литр җылы суда чайкап киптерегез.
Автомат машинада юсагыз, деликатлы режимны сайлап, кондиционер бүлеменә синька савытының бөкесе белән 1–1,5 бөке сыек синька салыгыз.

Зеленка.
1 стакан җылы суга 5-10 тамчы зеленка тамызып, бер-ике минут болгаткалап торыгыз. Әзер эремәне 10 литр җылы суга салып, челтәрне 5-10 минутка батырыгыз. Берничә тапкыр әйләндергәннән соң, сыгып алыгыз.

Водород перекисе һәм нашатырь спирты.
Бер табак суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты һәм 2 аш кашыгы 3 % водород перекисе салыгыз.Челтәрләрне шул суга 30 минутка батырыгыз.

Ә инде бик нык саргайган челтәрне башта чылаталар, аннары порошоклы су белән юып чайкыйлар. Шуннан соң нашатырь спирты белән водород перекисендә агарткач, бер кат тозлы суда чайкарга, иң соңыннан крахмаллыйлар.

Ак керләрне агарту өчен элекке сыналган ысул.

Бер чиләк кайнар суга берничә бөртек марганцовка (су алсу төскә керергә тиеш), 200 грамм кер юу порошогы салып, эреп беткәнче болгатырга кирәк. Юылган юеш керне чиләккә салып, бер сәгатькә өстен каплап куясы. Су суынгач, керне яхшылап чайкарга.
Порошок урынына кер сабынын кырып та кулланырга мөмкин.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: