Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 апрель 2022, 12:11

Битегез шешенәме?

Мондый очракта петрушка ярдәмгә килә.

Петрушканы сабаклары белән бергә иттарткыч аша чыгарабыз. Бер стакан массаны пыяла банкага салып, өстенә ике стакан кайнап торган су коябыз. Иртән сөзәбез һәм бер данә зур лимонның согын сыгабыз.

Ике көн рәттән, көнгә бер тапкыр шушы катнашманы төгәл 1/3 стакан эчәргә кирәк. Аннары өч көн тәнәфес ясарга.
Тагын ике көн эчәргә, өч көн тәнәфес ясарга. Шундый тәртиптә дәвам итәргә.

Дәвалану курсы – бер ай. Моның кадәр петрушка куллансак, канны да чистартабыз инде.

Автор:
Читайте нас: