Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
31 март 2022, 19:43

Теш сызлавын ничек басарга?

Табибка барганчы авыртуны ничек басарга, иртәнгә кадәр ничек түзәргә дигән сорау һәркемне борчырга мөмкин. Бу уңайдан берничә киңәшкә колак салыгыз.

* Теш сызлавын гап-гади канәфер белән басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылырга тиеш.
* Авыз куышлыгын ромашка, эвкалипт, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкауның да файдасы тия.
* Теш сызлый башлауга чәй содасы һәм тоз кушылган (1 стаканга 1 чәй калагы сода һәм шулкадәр үк тоз) җылымса су белән авызыгызны яхшылап чайкатыгыз.
* Пихта, камфора, канәфер маена мамык яисә марляны манып, 15 минутка сызлаган тешкә куярга кирәк.
* Эвкалипт, валериан яисә прополисның спиртлы төнәтмәсе дә сызлауны басу үзенчәлегенә ия.
* Прополисны авырткан тешкә сылап куйсагыз, ул ялкынсынуны баса.
* Теш сызлавын ибупрофен, нурофен кебек дарулар да баса. Тик аларны еш эчәргә ярамый, кулланыр алдыннан инструкциясен яхшылап укыгыз.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: