Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 март 2022, 20:43

Йоклый алмаучыларга киңәшләр

Йокыга китә алмасагыз да, дару эчәргә ашыкмагыз.  

Йокыны яхшырту өчен көн саен бер үк вакытта ятарга кирәк. Көннең икенче яртысында кофе, каты чәй эчмәгез. Йокларга ятарга ике сәгать кала ашамагыз. Йокы бүлмәсендә караңгы булырга тиеш, телефонны читкәрәк куегыз, телевизор карамагыз.

Йокыга китә алмасагыз да, дару эчәргә ашыкмагыз. Йокларга ятар алдыннан 1 стакан җылы сөт (тәменчә бал кушарга мөмкин) эчегез, анда тынычландыру үзлегенә ия триптофан аминокислотасы һәм кальций бар.

Солы боткасын иртән ашарга киңәш итәләр. Йоклый алмаучылар аны кичкә калдыра ала. Солы боткасы тамакны туйдыра, җылылык бирә. Анда клетчатка һәм йокы гормоны мелатонин бар. Яңа әзерләнгән боткага тәменчә бал кушсагыз, файдасы тагын да артыр.

Бананда тыныч йокларга ярдәм итә торган серотонин күп. Ул калорияле, тазарта дип куркалар, йокыны яхшырту өчен ярты банан ашау җитә.

 

 

Автор:
Читайте нас: