Кайвакыт җылы ваннада яту да баш авыртуны бетерә. Һичьюгы 10-15 минут аякларны җылы суда тотып алырга кирәк. Бу ысул аеруча акыл хезмәтеннән соң эмоциональ арыган вакытта файдалы.
Еш кына баш авырту тынгысызлык һәм киеренкелек белән бергә килә. Шуңа күрә тынычлану бик мөһим. Ваннага лаванда эфир мае тамызсагыз, киеренкелек кимер, кан активрак йөрер, авырту басылыр. Ләкин баш авырту белән бергә йөрәгегезнең еш тибүен, һава җитмәвен сизәсез икән, ваннадан баш тарту хәерле.
Тас төбенә генә салынган җылы суга аякларыгызны куеп, җайлы итеп утырыгыз һәм җиңелчә генә тынычландыручы препарат эчеп куегыз. Мәсәлән, валокордин, корвалол, новопассит, персен.
Сарымсакны вак кыргыч аша үткәрегез һәм 15 минутка чигәләргә куеп торыгыз. Бу ысул тиз арый һәм “бөтен нәрсә нервыга тия” торган кешеләргә яхшы.
Механик ысул – массаж. 5-10 минут дәвамында нык басмыйча гына кашлар арасын ышкыгыз. Киеренкелек бетәргә тиеш.
Кәбестә яфрагын бераз изгәләп, маңгайга бәйләп кую да кемнәргәдер ярдәм итә ала. Кәбестә сутындагы калий ионнары бик файдалы.
Бер кашык кипкән сары мәтрүшкәне бер стакан кайнар суда унбиш минут төнәтеп, көн дәвамында аз-азлап эчәргә. Чөнки күпләрнең башлары кәеф начарланганнан авырта башлый, ә сары мәтрүшкә кәефне күтәрә.