Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 март 2022, 11:32

Табигать хәзинәсендә һәр авыруга үз дәвасы бар

КАН БАСЫМЫ (ТҮБӘН)Камыр җиләге согы – йөрәк эшчәнлеген яхшырта, турыдан-туры кан тамырларына тәэсир итә. Меңъяфрак согы – кан әйләнешен яңшырта, куырып авыруларны бетерә.  

АТЕРОСКЛЕРОЗ.
Сарымсак, аю суганы согы – кан йөрешен яхшырта, атеросклеротик күренешләрне йомшарта, кан басымын көйли. Камыр җиләге (боярышник) согы – йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан әйләнешенә уңай йогынты ясый.
КӨЧ КЕРТҮЧЕ ЧАРАЛАР
Кишер, томат согы – витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай. Гөлҗимеш – А һәм С витаминнарына бай.

АЗКАНЛЫЛЫК (ТИМЕР ҖИТМӘСӘ)
Кычыткан согында тимер күп, терелтеп җибәрә. Шпинат согында фолий кислотасы һәм тимер күп.
КАНДАГЫ ХОЛЕСТЕРИН (ЮГАРЫ). Артишок согы – холестеринны киметә. Каен суы – сидек кислотасын куа.

КАН ЯҢАРТУ, КАН ЧИСТАРТУ
Кычыткан согы – төп матдәләр алмашын яхшырта. Тузганак согы – шлакларны куа, бавыр һәм эчәклек эшен яхшырта, сидекнең чагыштырмача авырлыгын арттыра. Сельдерей согы – бөерләргә әйбәт тәэсир ясый, кандагы балласт матдәләрне куа.
КАН БАСЫМЫ (ЮГАРЫ)
Сарымсак согы – кан басымын төшерә. Камыр җиләге (боярышник) согы – йөрәк эшчәнлеген активлаштыра.
КАН БАСЫМЫ (ТҮБӘН)
Камыр җиләге согы – йөрәк эшчәнлеген яхшырта, турыдан-туры кан тамырларына тәэсир итә. Меңъяфрак согы – кан әйләнешен яңшырта, куырып авыруларны бетерә.
ЭЧӘКЛЕКНЕ ЧИСТАРТУ
Сарымсак согы –  эчәклек флорасын нормальләштерә, микробларны үтерә, эчәклекне чистарта. Әче (тозланган) кәбестә согы файдалы.
АППЕТИТ БУЛМАГАНДА
Балалар өчен – кишер согы – ашказанын ныгыта. Зурлар өчен – әрем согы – ашказаны согы бүленеп чыгуны көчәйтә. Томат согы – ашказаны асты бизенә файдалы.

 

Автор:
Читайте нас: