Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 март 2022, 13:53

Миләүшә гөле

Бу гөлнең үстерү серләрен беләсезме? 

Миләүшә гөле (фиалка) тәрәзә төпләрен ел әйләнәсенә бизи. Аның берничә төре бар: хуш исле миләүшә, ала миләүшә, болын миләүшәсе, тау миләүшәсе һ.б. Бу гөлне сенполия дип тә йөртәләр. Ул зур түгел, әмма елына берничә тапкыр чәчкәгә күмелә.
Миләүшә гөленең сабы кыска, яфраклары бер төптән күп чыга. Чәчкәләрнең диаметры якынча 3 см. Гөлне тәрбиләү бик авыр түгел: тик шуны гына онытмаска кирәк - бу гөл яктылыкны ярата, әмма туры төшкән кояш нурларыннан шиңә. Төньякка караган тәрәзә төпләрендә үстерү отышлы. Җилне яратмый, шуңа күрә балконга яки бакчага чыгарырга кирәкми.
Су сибү - тәрбиянең мөһим өлеше. Суны гөл астындагы савытка салалар. Савыттагы туфрак суны сурып алгач, калган суны түгәләр. Яфрак, чәчкәләргә өстән су сибергә ярамый. Суны алдан алып куеп, аның бүлмә җылылыгында булуы мөһим. Бүлмә җылылыгы ел әйләнәсенә 18-20 градус булганда, гөл яхшы үсәчәк.
Яз, җәй чорында миләүшәләрне тукландыру яхшы. Моның өчен минераль ашламалар кулланыла. Үрчетү өчен яз, җәен яфракларын алып, сусыз куялар һәм тамырлары күренгәч, туфракка утырталар. Башта кечерәк савытта үстереп, соңыннан зурына күчерәләр. 6-10 ай үскәч, чәчәк ата башлыйлар. Читтән чыккан сабакларны алып ташларга кирәк. Шул чакта чәчәкләр күбрәк була. Ел саен миләүшә гөлен күчереп утыртырга кирәк.
Автор:
Читайте нас: