Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 март 2022, 17:01

Бакча мизгеленә әзерсезме?

Ел саен язын зур амбар дәфтәренә бакчамның схемасын сызып, кайда нәрсә утыртканымны язып барам. Чәчү әйләнешен төгәл күзәткәндә, көзге уңыш та мулрак булачак, үсемлекләр дә авыруларга бирешмәячәк, җирнең уңдырышлыгын да күтәрергә була.

 Бер урында еллар дәвамында бер үк культураны утырту җирдә авыруларның туплануына китерә. Ә культураларны алмаштырып, алдан кузаллаган хәлдә ел да җиләк-җимеш, яшелчәнең мул уңышын алырга була. Чәчү алмашынуын алдан күзаллау күпме орлык сатып алырга, күпме үсенте утыртырга кирәклеген алдан фаразларга мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, зур дәфтәр алып, 2021нче елда кайда hәм нәрсә чәчкәнегезне искә төшереп, схема эшләгез.

—Бәрәңгедән соң кәбестәнең hәр төре дә әйбәт үсә. Димәк, иртә hәм соң өлгерә торган кәбестә, кольраби hәм төсле кәбестәнең барлык төрләрен дә утыртырга була.

—Кәбестәдән соң томатлар hәм кыяр әйбәт үсә.

—Помидордан соң түтәлгә кыяр, кабак утыртырга кирәк.

—Элегә тиклем кыяр үскән түтәлдә баклажан,борыч hәм помидор утыртырга.

—Башлы суган фасоль,борчактан соң әйбәт үсә.

—Ә башлы суган артыннан кишер утыртканда, аның мул уңышына, авыруларга бирешмәвенә өмет итергә була.

—Кызыл чөгендер борыч үскән җирне үз итәчәк.

—Җиләк түтәлләре тирәләп яшел суган, борчак утыртырга киңәш ителә.

Шушы киңәшләрне алып, дәфтәрегезгә схема төшерегез. Иң мөhиме үсемлекләрне 3—4 ел дәвамында кире үскән урынына кайтармауны күз уңында тотырга кирәк.

Кайчан нәрсә чәчелгән, нинди ашламалар кертелгән, күпме уңыш алынган. Боларның барсы да бакчачы өчен бик мөhим.

Лилия НУРЕТДИНОВА,

Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече.

Автор:
Читайте нас: