Сөт кешегә гомеренең беренче көннәреннән үк таныш. Сөтнең составындагы кальций сөякләр,тешләр, чәчләр һәм тырнаклар төзелешендә иң кирәкле матдә булып тора. Шуңа күрә әлеге продукт, балалар өчен һәм шулай ук остеопороз(сөякләрдән кальций юылып чыгу) белән авыручы өлкәннәр өчен дә алыштыргысыз булып тора. Салкын тигәндә дә сөтнең файдасы зур, чөнки кеше организмда вируслар белән көрәшүче иммуноглобулиннар аксымнан ясала, ә сөт менә дигән аксым чыганагы. Һәм әлеге аксым чыганагы, организмда бик җиңел һәм тиз эшкәртелә дә, шуңа күп кенә спортсменнарның көнлек рационын сөттән башка күз алдына да китереп булмый.
Сөт йокысызлыктан интегүчеләргә дә файдалы. Аларга йокларга ятарга бер сәгать кала, бал белән 1 стакан сөт эчеп куярга кирәк. Яңа сауган сөт булса тагы да яхшырак.
Баш авыртып җәфаланганда,көн саен бер стакан кайнар сөткә, бер йомырка сытып болгатып бер атна дәвамында эчәргә.
Ләкин сөт барлык кешеләргә дә ярап бетми. Организмнарында лактозаны(сөт шикәрен) эшкәртә торган фермент җитешмәүче кешеләр була. Андый кешеләрдә сөттән, эч китү (диарея) күзәтелә. Ә кайбер кешеләрдә сөттән аллергия дә булырга мөмкин. Әмма андый кешеләр башка төр сөт продуктлары (кефир, сыр, эремчек, йогурт) куллана ала.
Сыер сөте бик туклыклы, тиз эшкәртелә, ашказанын чистарта. Яңа сауган сөт баш миен ныгыта, хәтерне, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, туберкулездан дәвалый, гомумән, барлык чирләрдән дә сөт эчеп дәваланырга мөмкин.
Ике өлеш су кушылган сөт — яхшы сидек куу чарасы.
Агуланганда сөт эчәргә кирәк. Сөтне берничә тапкыр эчеп, ясалма рәвештә косканда эчне чистарта.
Сөттә пешкән дөге ашау гомерне озайта, битне, тәнне яшәртә. Әстерхан чикләвеген һәм хөрмәне сөт белән ашау да шундый ук нәтиҗәне бирә.
Сөт күз авыруларын дәвалый. Күзгә яңа сауган сөт тамызганда яисә күзне яңа сауган сөт белән уганда авыр төзәлә торган яисә бөтенләй төзәлми дип уйланган күз чирләрен дә дәвалап була. Моның өчен озак вакытлар һәм көн саен шулай дәваланырга кирәк.