Бу пирогның камыры бик җиңел әзерләнә һәм йомшак тәмле килеп чыга икән.
Камыр өчен:
350 грамм катыкка+0,5 чәй калагы чәй содасы+1чәй калагы тоз салып болгатып куябыз. Аннары 750 грамм онга 250 грамм май яки маргаринны кырабыз һәм уалыйбыз. Катыкны да шул массага салып камыр басабыз. Бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Шушы камырдан бәлеш, өчпочмаклар да бик тәмле була.
Эчлеккә кайбер хуҗабикәләр баланны 30 минутка кайнар суга салып тора. Аннан сөзеп алып шикәр комы, бераз манный ярмасы, кисель салып болгатып әзерли. Әзер пирогны духовкада пешереп чәй табынына куялар. Чәйләрегез тәмле булсын!
АШ-СУ/РИЗЫКЛАР дан