Гөлләрне күчергәннән соң, ботакчадан тамыр җибәрткәндә дә ярдәме тия. Гәрәбә кислотасы эремәсен яфракларына да сиптерергә мөмкин. Эремәне алдан әзерләп куймагыз, иң күбе 3 көн сакларга ярый. Аны бегония, фикус, драцена, роза, орхидея аеруча ярата. Миләүшә, сенполия кебек төкле яфраклы гөлләрнең яфракларына сиптерергә ярамый, төбенә генә мөмкин. Гәрәбә кислотасы даруханәләрдә сатыла. 0,5 г лы бер төймәдә 0,1 г кислота бар.
Гөлләргә сибү өчен 1 л суга 1 төймә, яфракларына сиптергәндә 2 л суга 1 төймә кушыла. Гәрәбә кислотасын бакчачылык кибетләреннән дә таба аласыз. Аны кабында күрсәтелгән дозада әзерләргә кирәк. Гәрәбә кислотасы белән гөлләрне айга ике тапкыр тукландырырга ярый.