Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 март 2022, 11:30

Муенга утырган тоздан ничек котылырга?

Муендагы тоз катламын умыртка сөягенең муен бүлеге остеохондрозы дип атыйлар. Умыртка баганасының муен бүлеге организмның бик мөһим өлеше булып тора, бу тирәдәге тайпылышлар бөтен организмның җитди бозылуына китерә.

Муен тирәсе, бит, баш сөяге һәм муен тукымаларын туендыручы кан тамырлары һәм нервларның туплану урыны булып тора.
Моннан тыш, нерв очлары кысылу нәтиҗәсендә баш авырту, аяк-кулларның оюы, мускулларның зәгыйфьлеге, тиз ару-талу һ. б. башлана.

Кирәк була: бәрәңге, бал, пихта мае.

Муен тирәсенә компресс ясагыз.
Вак угычтан уылган бәрәңгене бал белән 1:1 пропорциясендә кушып болгатыгыз. Шуны муен һәм җилкә өлкәсенә компресс итеп куегыз, җылытыгыз. 2 сәгать торсын. Алганнан соң, җылы суда чылатылган салфетка белән сөртегез һәм пихта мае сылагыз. Дәвалау курсы 7-10 процедура.  

Автор:
Читайте нас: