Кирәк: пешкән тавык ите, сыр, яшелчә, чикләвек (грецкий орех), сарымсак, майонез, оливки.
Ясау: итне вак итеп турарга, сырны вак угычтан кырырга, яшелчәне вак итеп турарга, сарымсакны вакларга. Барсын да майонез белән бутарга. Килеп чыккан массадан шарлар ясайбыз, вакланган чикләвектә әвәләп алырга. Оливкаларны урталайга бүлергә, уенчыкның тоткычы итеп эшләргә, җепләрен яшелчәдән эшләргә.
Радим Гыйләҗев фотосы.