Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 декабрь 2021, 16:57

«Неразбериха во Флоренции» салаты

 Бәйрәм табынына бу салат хуш килә. Эшләп карагыз әле.

Кирәк: маринадланган шампиньон гөмбәсе, лимон, помидор, кызыл һәм сары болгар борычы, каты сыр, салат яфрагы, пешкән йомырка, көнбагыш мае.

Ясау: помидорны һәм борычны шакмаклап турарга, гөмбәне вак итеп турарга. Йомырканы урта угычтан кырырга.

Гөмбәне, йомырканы, помидорны һәм борычны кушарга, тозларга май белән бутарга.

Савытка салат яфрагы салырга аның өстенә салат. Лимон суты белән сибәргә һәм угычтан кырылган сырны сибәргә.

Радим Гыйләҗев фотосы.

«Неразбериха во Флоренции» салаты
«Неразбериха во Флоренции» салаты
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: