Моның өчен өч литрлы банкага бер баш кәбестә, ике кишер, ике литр су, өч аш калагы тоз, ике аш калагы шикәр, тәмләткечләр кирәк.
Әзерләү:
Кәбестәне үзебез теләгәнчә турыйбыз. Кишерне эре кыргыч аша үткәрәбез. Кәбестә белән кишерне бергә бутап, кул белән баскалап суты чыкканчы изгәләп банкага тутырабыз. Янына калган суны өстибез дә банканы тирән савытка куябыз. Шуннан ике литр суга өч калак тоз салып кайнатабыз да, суытып кәбестәнең янына коябыз, агып чыкканчы. Банка ике тәүлек ачык торырга тиеш. Вакыты-вакыты белән очлы пычак белән төбенә кадәр болгап һавасын чыгарабыз. Шулай эшләмәсәк, кәбестә ачы булачак. Өченче көненә кәбестәнең сутын бушатып, аңа ике аш калагы шикәр салабыз. Эрегәч, яңадан кәбестәгә коеп, капкачын ябып бер суткага суыткычка куябыз. Бик тәмле, кетердәп торган кәбестә әзер. Теләк буенча, суны өстәр алдыннан киптерелгән базилик, лавр яфрагы һ.б. тәмләткечләр кушырга мөмкин.
Ашыгыз тәмле булсын!
Бу рецептны “Башкортостан” гәзите үзенең сайтында тәкъдим итте