Балтач таңнары
+2 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Файдалы киңәшләр
19 Июня 2020, 12:00
Кабакларны кем ашый, беләсезме, балтачлылар?
Яңгырлы һәм җылы җәй төрле корткычларга үсәргә бөтен уңайлы шартлар да тудырды. Аеруча бакчаларга зыян китергәннәр активлашты.
title
Яңгырлы һәм җылы җәй төрле корткычларга үсәргә бөтен уңайлы шартлар да тудырды. Аеруча бакчаларга зыян китергәннәр активлашты.
Кабак һәм ташкабакларның башлангыч яфраклары күренү белән аларга зыян китерүләре мөмкин, чөнки бу бөҗәкләр үсентене берничә көн эчендә юкка чыгара. Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча бүлегенең агрономы Гөлия Дәүләтколова үзенең киңәшләрен бирде.
- Кабакка зыян китергән төп һәм еш очраган корткыч – җитен бете (охлопкова тля). Тиз тарала, үсентенең суты белән туклана. Әгәр кабакларыгызның яфраклары тишкәләнә башласа, шунда ук тиешле чаралар күрергә кирәк. Беренчел чиратта – түтәлләр утарлыга тиеш. Чүп үләннәре бу бөҗәкләр өчен өстәмә туклану чыганагы гына. Моннан тыш, уталмаган чүп үләнендә бу бөҗәкләр кыш чыга. Үрмәкүч талпан (паутинный клещ) да былтыргы чүп үләнендә кышлый, шунда үрчи. Иртә яздан яфракларның аскы ягында йомырка сала башлый. Һава торышы 25 градуска кадәр күтәрелә, тиз үрчи башлыйлар. Шулай ук үсемлекнең суты белән тукланалар. Яфракның кимерелгән урынында ак таплар күрергә була. Корткычлар күбәйсә, үсемлекнең яфрагы сырыша һәм корый башлый. Яфракта үрмәкүч авы күрергә мөмкин. Нинди чаралар күрергә соң? Беренче чиратта түтәлне утарга, җирне йомшартырга. Түтәл арасына бераз көл сибәргә. Бу чаралар ярдәм итмәсә, бөҗәкләргә каршы дару кулланырга туры киләчәк.
Лилия НУРЕТДИНОВА
Фото: https://go.mail.ru/search_
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"