Суган һәм сарымсакны төрле авырулардан ничек сакларга? Бу уңайдан Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан Республикасы буенча филиалы белгечеЛилия Нуретдинова балтачлыларга киңәшләрен уртаклашты.
Майның икенче яртысыннан суган чебене оча башлый. Бу чебен җиргә һәм суганның астына йомырка сала. Берничә көннән йомыркадан чыккан личинклар суганның эченә кереп, аны ашый башлый. Нәтиҗәдә суган сулып, чери.
Бу бәла белән ничек көрәшергә соң? Суган белән кишерне аралаштырып утырту ысулын күпләр белә. Тагын бер ысул – суганны иртәрәк утырту. Чебен оча башлау белән түтәлләргә шушындый матдә сибеп чыгырга кирәк: бер квадрат метр мәйданга 100 грамм агач көле, бер стакан тәмәке оны, бер бал калак кара борыч. Моннан соң 4 -5 көн саен җирне йомшартып торырга кирәк.
Личинкаларны җиңүнең тагын бер ысулы – тәмәке оны төнәтмәсе сибү. Бер бидрә суга 200 грамм тәмәке оны я махорканы 3 литр кайнар су белән пешерәләр дә, 2-3 тәүлеккә калдырып торалар. Соңыннан 10 литр су, бер аш калагы сабын, бер бал калак борыч салып бутыйлар. Бу сыекча белән үсемлекләрне һәм җирне сиптереп чыгырга кирәк.
Суган төбенең черүе – гөмбә авыруы. Бу авыру барлыкка килсә, суганга басканда йомшак җирләрне тоярга була. Саклауга салынган суган тиз чериячәк. Кызганычка каршы, бу гөмбә суганда да, җирдә дә икенче елга кадәр саклана. Авырудан саклану өчен суган һәм сарымсакны кояшлы, коры көндә алалар һәм 25 – 26 градус җылы булган, салкынча урында киптерәләр, аннары акбур белән эшкәртеп саклауга күтәрәләр.
Переноспороз – шулай ук гөмбә авыруы. Беренче чиратта суганның кыягында аксыл яшел төстәге таплар барлыкка килә, аннары алар соргылт-төтенсу төскә әйләнә. Кыякларның очы бара-бара саргаеп, кибәчәк. Авыру яңгырлы һәм салкын көннәрдә аеруча чаша. Бу гөмбә дә җирдә яхшы кышлый. Шуңа кышкылыкка суган калдыкларын түтәлләрдә калдырмаска, суганны икенче елны башка урынга утыртырга киңәш ителә.
Көрәшү ысулы: суганны төньяктан көньякка таба утыртырга кирәк. Арасында чүп үләне үсмәсен, суган башлары бер-берсенә якын утыртылмасын. Суган кыяклары 10 – 12 сантимерга җиткәч, җиз хлорокисе сыекчасы белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга бер аш калагы сабын һәм җиз хлорокисе өстәргә кирәк.
Түтәлдә авыру барлыкка килү белән су сибүне, ашламалар кертүне туктатып торыгыз. Суган башлары зурайгач та, суганны алырга була. Кыякларын дәррәү яндырырга, ә башларын кояшта 12 – 14 көн сакларга кирәк.
Суган һәм сарымсак туты шулай ук гөмбә авыруы. Авыру башлангыч чиртта үсемлекнең кыягын зарарлый, аларда аксыл сары төстә кабарынкы урыннар барлыкка килә. Беркадәр вакыт үткәч, алар караячак. Инфекция суган һәм сарымсак калдыкларында, күп еллык суган төрләрендә саклануы мөмкин. Искәртү чараларын югарыда әйтеп үттек. Кабатлап тормыйк.
Фузариоз – күпчелек очракта сарымсакта очрый. Башта үсемлекнең төбе йомшара, аннары ул кибәчәк һәм корыячак. Бу авыруга сарымсак бирешмәсен өчен аны утыртыр алдыннан җиз купоросы белән эшкәртергә кирәк. 10 литр суга бер аш калагы өстәп сибеп чыгырга кирәк. Авыру үсемлекләрне яндырырга кирәк.
Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан Республикасы буенча филиалы белгече.
Фотолар: https://go.mail.ru/