Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 март 2019, 17:51
Балтачлылар, холестеринны дарудан тыш ничек төшереп булганлыгын беләсезме?
Балтачлылар колагына. Холестерин югары булса, борчыласы юк. Дарулардан тыш аны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә төшереп була.
Белүебезчә, инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы. Дарулардан тыш, холестеринны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә киметеп була, дип яза "Арча хәбәрләре".
Әйтик, карлыган белән. Аның җимешен вакытында җыеп алып киптерегез. 1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көненә 2-3 тапкыр 0,5-1 стакан эчегез. Карлыганның яфрагын да киптереп куегыз. 2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагы салып төнәтеп, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.
Камыр агачының (икенче исеме – дүләнә, русча атамасы – боярышник) чәчәкләрен яки җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы дүләнә чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешенә 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерлибез. Аны көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала өч тапкыр эчәбез.
Дару тәкәмөгезен (донник лекарственный) чәчәк атар алдыннан җыярга кирәк. Сабагының өске өлешен һәм яшь ботакларын җыеп, коры көнне ачык һавада күләгәдә яки яхшы җилләнә торган чардакта киптерәбез. Киптергәннән соң яхшылап төябез. 1,5 стакан суга 2 чәй кашыгы үләнне салып төнәтәбез. Көненә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала эчәбез.
Чыганак: "Арча хәбәрләре".
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде