Тормыш көткәндә күп нечкәлекләрне белгәннәрдән өйрәнү зур әһәмияткә ия. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп дигән борынгылар...
*Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.
*Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
*Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.
*Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.
*Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.
*Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
*Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
*Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.
*Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.
*Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.
*Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.
*Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.