Балтач таңнары
-3 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 февраль 2019, 17:26
Балтачлылар, үренте өчен борыч, томат орлыклары чәчәр вакыт җитте!
Ай үсү фазасында. Алдагы ял көннәрендә ул Кучкар йолдызлыгында булачак. Бакчачы йолдызнамәсендә бу сынау орлык чәчү өчен уңайлы көннәр булып санала.
Тышта февраль бураннары, ә бакчачылар күңеленә яз сулышы керә башлады.
Яшелчәләр җәй башында ук өлгерә башласын, дисәгез, бу ялларда җиң сызганып эшкә тотыну хәерле. Ай үсү фазасында. Алдагы ял көннәрендә ул Кучкар йолдызлыгында булачак. Бакчачы йолдызнамәсендә бу сынау орлык чәчү өчен уңайлы көннәр булып санала. Иртә яздан теплицага чыгару өчен бакчачылар помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен хәстәрлепкле яшелчәчеләр иртәрәк утырта.
Әлбәттә, сәламәт, ныклы үсентеләр үстерү өчен иң элек уңдырышлы туфрак кирәк. Аны көздән әзерләп куйган бакчачыларга, салкыннан җылы урынга кертеп, эретәсе генә кала. Бигрәк тә кычыткан, фасоль, борчак үскән түтәлләрдән алган туфрак бик тә уңдырышлы була.
Җылы туфракка аз гына көл, черемә, вак ком кушып, яхшылап бутарга һәм, савытларга салып, сыек төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк.
Орлыкларны да чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотып, чиста суда чайкатып алыгыз. Махсу фунгицидлар белән эшкәртү дә комачауламас. Шулай эшләгәндә, алар төрле чирләргә бирешмәс. Орлыкларны җиңел туфрак белән күмдереп, өй температурасындагы суны сибегез. Савытның өстенә пленка каплап, җылы батарея янына куегыз.
Берничә көннән, беренче шытымнар күренү белән, савытларны көньякка караган тәрәзә төбенә урнаштырыгыз, дип киңәш итә "Кызыл таң".
Чыганак.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?