Балтач таңнары
+21 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Файдалы киңәшләр
19 Июля 2018, 13:29
Балтач хуҗабикәләре, бүген кыяр тозлагыз!
Бүген кыяр тозлый торган көн икән.Тәҗрибәле бакчачылар, бу көнне кыяр тозлау бик уңышлы килеп чыгачак, ди.
Тәҗрибәле бакчачылар, бу көнне кыяр тозлау бик уңышлы килеп чыгачак, ди. Бигрәк тә аларның вагракларын түтәлдән өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышын кетердәп торган кыяр ашарсыз.
Шулай ук, бүген бакчада яшелчәләрне тукландыру, күчереп утырту өчен уңайлы көн. Укроп, редис, кыяр утыртсагыз, август ахырына алар өлгереп җитәчәк. Бакчачыларга агач-куакларны кисәргә киңәш ителми.
Базилик белән тозлаган кыяр аеруча тәмле, хуш исле була. Моның өчен яңа өзгән вак кыярлар, бер банкага 1-2 базилик сабагы, 3-4 тырнак сарымсак, 5-7 түгәрәк кара борыч, 1-2 укроп зонтигы, 1-2 дәфнә яфрагы, 1-2 түгәрәк, хуш исле борыч кирәк булыр.
Маринад: 1 литр суга — 2 аш кашыгы тоз, 1әр аш кашыгы шикәр комы һәм уксус салына.
Чиста итеп юылган кыярларның баш-башларын кисеп алабыз. Алдан чәй содасы белән юып, стерильләштерелгән банка төбенә башта кара борыч, сарымсак, укроп, дәфнә яфрагы салабыз. Банка кырыена ике яклап базилик сабаклары урнаштырабыз. Хәзер матур итеп кыярларны тезәбез.
Башта банкага кайнап торган су коябыз да 20 минут чамасы каплап тотабыз. Ул суны яңадан кулланмыйбыз, түгәбез. Суны түгү белән кыярлар өстенә әзер маринадны коябыз. Һәр банкага 1 аш кашыгы уксус салып, капкач белән ябып куябыз. Банкаларны әйләндереп, юрган белән каплыйбыз. Суынгач, караңгы урында кыш буена сакларга була.
Чыганак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"