Балтач таңнары
+16 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Файдалы киңәшләр
29 Июня 2018, 07:58
Фируза Сираевадан күпереп пешкән тәбикмәк рецепты
Иске Балтач авылында яшәүче “Балтач таңнары” гәзитенең актив хәбәрчесе, лауреаты, хезмәт ветераны Фируза Сираева бик тәмле тәбикмәк рецепты тәкъдим итте.
Иске Балтач авылында яшәүче “Балтач таңнары” гәзитенең актив хәбәрчесе, лауреаты, хезмәт ветераны Фируза Сираева бик тәмле тәбикмәк рецепты тәкъдим итте.
“Сабантуй” бәйрәменә күпләргә кунаклар кайтып җыелды. Кунак табынына шушы тәбикмәкне пешереп утыртсагыз, үзегез дә, кунакларыгыз да канәгать калыр.
200 грамм тары яки дөге ярмасын суда пешерәбез. Суынгач, аңа 1 литр сөт, 1 литр су, 400 грамм манный ярмасы, 1 аш кашыгы чүпрә (дрожжи), куе каймак сыман булганчы он кушып яхшылап туглыйбыз һәм кабарырга җылы урынга куябыз.
Сәгать ярым вакытта камыр кабарачак. Әзер массага 4 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, шикәр кушып яхшылап бутыйбыз. 1 чәк калагы чәй содасын кайнап торган суда сыеклап салабыз, бутыйбыз. Ике-өч минуттан кызган табада пешерә башлыйбыз.
Пешергән вакытта камыр куерып китсә кайтар су өстәп сыеклыйбыз.
Тәбикмәкләрегез тәмле булсын, бәйрәмнәр имин үтсен!
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"