Яңгырлар туктаганга сөенергә өлгермәдек, озынборын һәм черки бирә кирәкне! Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, тегүче кебек "тегә". Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң?
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, беренче кан төркеменә ия булучыларны,башкаларга караганда, озынборыннар ике тапкыр күбрәк ярата. Икенче урында - өченче кан төркемле кешеләр.
Тир белән бергә бүленүче сөт һәм бәвел кислотасы, аммиак һәм башка матдәләр дә озынборын игътибарын җәлеп итә икән.
Тән температурасы югары булганнарны да, озынборыннар да күбрәк ярата.
Спорт белән даими шөгыльләнгән (бу вакытта тән температурасы күтәрелә һәм сөт кислотасы җыела) кешеләрнең канын да озынборын тәмләп суыра.
Сыра эчкән кеше дә черкиләрне үзенә тарта икән. Ярты литр сыра эчкән кеше озынборыннан качып котыла алмый.
Ә бәби көтүче гүзәл затларга да озынборыннар башкаларга караганда ныграк һөҗүм. . Бу төп ике фактор белән аңлатыла: алар углекислый газны
ешрак чыгара һәм аларның тән температурасы югарырак була.
Черкиләр кара һәм кызыл төсле киемнәрдәге кешеләргә ныграк тартылучан
Озынборыннар корбаннарын ис һәм төс ягыннан сайлый. Шуңа күрә урамга чыкканда кара, куе зәңгәр, кызыл төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз.
Ә менә сары төсне алар яратмый, черки помидор сабагы һәм тәмәке исен яратмый.
Озынборыннан саклануның махсус рецепты юк. Әмма аның ачуын чыгара торган нәрсәләр дә бар. Әйтик, ул базилик, эвкалипт, канәфер һәм
әнис исен яратмый. Бу үсемлекләрнең согын сыгып, тәнегезнең ачык урыннарына сөртсәгез, озынборын турында онытсагыз да була.
Черкиләр кереп тулган бүлмәгә яңа өзелгән базилик яки шомырт яфраклары куярга мөмкин.
Тәмәке исен дә яратмый озынборын. Кеше тәмәке тартканда ул аның
янына килми, әмма тәмәкесен ташлау белән сырып ала. Ә менә валериан исе аны якын китерми.
Өйгә озынборын кермәсен дисәгез, тәрәз каршына помидор яки аю баланы (бузина) утыртырга кирәк. Аның яфрагын шулай ук өйгә алып керергә дә мөмкин.
Бакчада эшләгәндә озынборыннар һөҗүменә чыдап булмаса, сарут (пырей) өзеп, шуның согын тәннең ачык урыннарына сөртегез.