Борынгылар каенның дәвалау үзенчәлекләре турында әйбәт белгән. Халык табиблары аның суын, яфракларын, бөреләрен, кайрысын, гөмбәсен (чага) күптөрле чирләрне дәвалаганда уңышлы кулланган. Каен суын хәзер дә йөз төрле чирдән коткаручы тереклек суы, тормыш нектары дип атыйлар.
Шуңа да агачта сут әйләнеше җанлану белән күпләр каен суын җыеп калырга ашыга. Медицинада каен суы язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Татлы суда организм өчен кирәкле микроэлементлар барлыгы билгеле. Ул сидек кудырту үзлегенә ия. Табиблар аны буыннар, тире авырулары, шулай ук бронхит, үпкә ялкынсынуы һәм башка тын юллары авырулары вакытында, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары булганда кулланырга киңәш итәләр.
Каен суын сәламәт олы кешегә көнгә өч мәртәбә, ач карынга берәр стакан күләмендә, җылымса килеш эчү файдалы. Сырхауханәләрдә гастрит һәм ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда, даруларга өстәмә рәвештә каен суын диетик менюга кертәләр. Аны куллану ашказаны согы ачылыгы түбән кешеләргә аеруча мөһим. Ул ашкайнату системасы органнарына ризык эшкәртү өчен кирәкле кислотаны эшләп чыгарырга ярдәм итә. Әлеге җәһәттән табигый функцияне үтәүне җайга сала. Сихәтле суны, авыруның хроник чорында гына түгел, хәтта чир кискенләшкәндә эчсәк тә, ашказанының лайлалы тышчасына зыян килми.
Ничек кенә файдалы булмасын, каен суы эчеп дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшеп алу зарур. Әгәр үт куыгында, бөердә эре ташлар булса, каен суы эчә башлагач, аларның урыныннан кузгалып, үт яки сидек юлына тыгылуы аркасында чып-чын фаҗига килеп чыгуы ихтимал. . Шул ук вакытта каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә аны эчәргә киңәш ителми. Бавырында таш, ашказаны җәрәхәте булганда да бу баллы суны кулланмавың хәерле.
Каен суын кайчан һәм ничек җыярга? Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар. Бик яшь каеннарга тимәвең хәерле. Агачны җирдән 20-40 см чамасы өстәнрәк без яки 10 миллиметр диаеметрында дрель белән тишеп, уентыга юка шланг яки чиста каты кура көпшәсе тыгып куеп, каен кәүсәсенә 1 литрлы пластик шешә бәйләп куябыз. Савыт тулгач, тишеккә агач бөке кагып яки бакча сумаласы белән сылап калдыру мәҗбүри. Сер итеп кенә әйтәм: картрак агачның суы татлырак. Каен суы җылыда нибары ике тәүлек кенә саклана. Кайбер кеше аны суыткычта катырып саклый, ачытып куасын эчүчеләр бар.
Рецепты түбәндәгечә:10 л каен суына 50 бөртек йөзем, ярты кило шикәр комы салып, өстенә марля каплап, җылы урында өч тәүлек ачытабыз. Сөзеп, пыяла савытларга тутырып, өстенә капкач ябабыз.
Каен суын суыткычта да ике көннән дә артык сакларга тиеш киңәш ителми. Туңдырылган суга исә берни булмый. Ә менә җылыда озак торган каен суы белән агуланырга да мөмкин.
Экологлар теләсә кайсы каеннан су алырга киңәш итми. Бары кәүсәләре, тамыры нык булган агачларны гына тишәргә ярый. Бер агачтан көненә 1 генә литр су агызырга киңәш ителә. Ахырдан каендагы тишекне бакча сумаласы, җилем, пластилин белән томалап куярга кирәк.