Балтач таңнары
+30 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Файдалы киңәшләр
28 Декабря 2017, 11:41
Яңа ел табынына: сарымсаклы “рафаэлло”
Кибеттә татлы "Рафаэлло" сатсалар, сарымсаклы "рафаэлло"ны үзегез әзерли аласыз.
Ризыкны әзерләү өчен 3 йомырка, эретелгән 2 сыр, 100 грамм каты сыр, 6-7 “тырнак” сарымсак, 1 кап краб таякчыклары кирәк.
Башта йомырканы, сырны, карб таякчыкларының өчтән бер өлешен уртача зурлыктагы кыргыч аша үткәрергә. Шушы массага кыскыч аша үткәрелгән сарымсак кушарга һәм майонез салып болгатырга кирәк. Арытабан шарчыклар әвәләргә һәм әзер шарчыкларны калган краб таякчыкларында тәгәрәтеп алырга.
Әзер сарымсаклы “рафаэлло”ны салат яфрагына тезеп табынга бирәләр.
Ризык сезнең өйдә дә Яңа ел табынында урын алыр дип уйлыйбыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши