Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 август 2017, 18:01

Кавын, карбыз сайлый беләсезме?

Кибет киштәләрендә, базарларда карбыз, кавын ел әйләнәсенә диярлек сатылса да, Башкортстанда аларны сатуга рәсми старт әле күптән түгел бирелде.

Кибет киштәләрендә, базарларда карбыз, кавын ел әйләнәсенә диярлек сатылса да, Башкортстанда аларны сатуга рәсми старт әле күптән түгел бирелде.
Ә сез быел карбыз белән кавынны тәмләп карадыгызмы әле? Каобыз, кавынны сатып алган вакытта, 1лгергәнме, юкмы икәнлеген кисеп карап булмый. Гадәттә, өлгермәгән җиләк сатып алган һәркемнең кәефе кырыла. Мондый хәлгә тарымас өчен берничә киңәшшне тоту кирәк.
- Өлгергән карбыз җиңел була. Берничәсен кулга алып карагыз.
- Буй-буй сызыклары кискен аерылып торса яхшы.
- Кабыгы тырнак белән кырылган карбызны алмагыз.
- Ике кул белән тотып кысып, колак янына китерегез: эчтә шыгырдаган тавыш килә икән, димәк, карбыз өлгергән.
- Эчлекнең кечкенә кисәген сулы стаканга салып карагыз. Чын карбыз булса, су тонык­лана. Әгәр су кызыл яки ал төскә керсә, андый карбызны авыз итүдән баш тартыгыз.
Кавынның да өлгергәнме, юкмы икәнлеген ачыкалау авыр түгел.
-Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә.
- Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән.
- Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш.
- Кавынның тышы йомшак булса, җиләкнең бозылган булуы турында искәртә.
Чыганак:"Өмет".
Читайте нас: