Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 июнь 2017, 17:51

Кәбестә, кыярны гына түгел, кычытканны да тозларга мөмкин

Кычыткан чүп үләне булып исәпләнсә дә, ул күптөрле максатларда кулланыла торган файдалы үсемлек. Кәбестә, кыяр кебек, аны да кышкылыкка тозлап куярга мөмкин.

Кычыткан чүп үләне булып исәпләнсә дә, ул күптөрле максатларда кулланыла торган файдалы үсемлек. Күп халыкларда ычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи бик тәмле була. Бигрәк тә Кавказ халыкларында кычытканнан тәмле милли ашлар әзерләү киң таралган. Кычытканның яфракларыннан азык һәм фармацевтика продуктлары өчен зарарсыз яшел буягыч, ә сабагыннан тукыма өчен сүс алалар. Аны шулай ук медицинада, косметологиядә файдаланалар.
Тәмләткеч. Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан менә дигән тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында бан¬каларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң фай-даланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар.
Тозлау. Яфраклары белән бергә тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклылыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар.
Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә җыялар. Гадәттә яфракларын калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып алалар. Үсемлекне чабарга яки урак белән кисеп алырга була. Бераз шиңдереп, соңыннан яфракларын чиста җәймәгә коялар да чормада ныклап киптерәләр. Кояш нурлары төшмәскә тиеш, чөнки ул вакытта чималның тышкы кыяфәте бозыла һәм витаминнарының бер өлеше юкка чыга. Киптергәннән соң күгәргән, саргайган урыннарын алып ташлыйлар. Коры кычыткан яфракларын 2 ел сакларга мөмкин.
Чыганак: Интертат.
Читайте нас: