Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
1 ноябрь 2023, 16:25

Әнисен үтергән әтисен гафу иткән

Рөстәм Нәбиев кечкенәдән ачы сынаулар үткән икән. Социаль челтәрләрдә елап газиз кешесен сагынуы турында уртаклашты.

Әнисен үтергән әтисен гафу иткән
Әнисен үтергән әтисен гафу иткән

"Минем әтигә үпкәм зур булды. Күбесенчә мин ансыз яшәдем. Әти әнине үтереп, төрмәгә утырды.  Миңа 2 яшь. Абыем белән безне ялгыз калдык.   Безне әтинең апасы тәрбиягә алды. Аңа моның өчен зур рәхмәт.     Без әти белән күрешә идек, ләкин ул безнең тормышыбызга  әллә ни катнашмады. Мине балачак рәнҗешләре тотты.     Өлкәнәйгәч, мин күп нәрсәне аңладым һәм кабул иттем. Без озак кына аралашмадык. Ә аннан мин беренче адымны ясадым һәм 55 яше белән котлау җибәрдем.  Аннан соң безнең мөнәсәбәтләр яхшырды. Минем балаларым аны нык яраттылар.   Былтыр 4 майда әтием безне ташлап китте. Аңа 56 яшь иде... 

 Тормышта күп сынаулар үткән Рөстәм Нәбиев балалык афәтләрен искә ала. Авырлык күрсә дә гафу итә белә. Шундый шәфкатьле йөрәге проблемаларын җиңәргә булышадыр ул...

Автор:
Читайте нас: