Сәбәбе — сексуаль яктан бәйләнүләре өчен?!.
Baza һәм Mash Batash телеграмм-каналлары мәгълүматлары буенча, Нефтекамада Петропавлов Кафедраль соборының игумены үтерелгән хәлдә табылган.
Хезмәттә ул 3 декабрьдән бирле булмый, тәнендә чәнчелгән, киселгән яралары булган мәетне узган дүшәмбедә игумен өенә килеп, протоиерей таба. Полиция шикләнелүчене тоткарлаган, тегесе шунда ук үтерүнең бәйләнүләр нигезендә икәнлеген аңлатып шундук дөресен сөйләгән.
Үтерелгән берничә тапкыр наркотиклар һәм караклык өчен колониядә утырган һәм берничә тапкыр чиркәүгә әйләнеп кайткан. Аның тәне янында, тарту кирәк-яраклары һәм презервативалар булган бәләкәй чемодан табылган, дип яза Башинформ.