Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
1 декабрь 2021, 17:11

Укучы мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән

Аянычлы хәл Нефтекама шәһәрендә теркәлә.

Укучы мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
Укучы мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән

 Бу факт буенча Нефтекама районара тикшерү бүлеге тикшерү оештырды, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Хокук саклау органнарында басма чыганагы сөйләвенчә, бу очрак үзе ике көн элек булган. Тәрәзәдән егылып төшеп 14 яшьлек укучы зыян күрә, ул хач сөяген сындыра.

Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу очрак дәресләр арасындагы тәнәфес вакытында булган, кыз бинаны җилләтү өчен тәрәзәне  ачкан. Бу вакытта ул тәрәзә төбендә утыра һәм тигезлекне югалтып, өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә салалар.

- Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлардан сорашалар, булган хәлләргә этәргән барлык сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә, - дип өстәделәр ведомствода

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: