«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткүенчә, балалар шәхси йорт ишегалдында качышлы уйнаган. Урамда 30 градуслы эсселек. 8 яшьлек малай иске совет суыткычы эченә кереп качарга булган. Ул эченә кереп, ишекне яба, ләкин аннан соң аны эченнән ача алмый. Ишек тышкы яктан гына ачыла торган булган.