Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
18 Май 2021, 11:00

Гафури районында коточкыч хәл!.. Мəет машинасында яндырылган!..

Гафури районының Урыс Саскүле авылында яшəүче 56 яшьлек ирне үтерүдə шиклəнелүче кеше тоткарланган һəм полиция бүлегенə китерелгəн. Бак дисәң, ул зыян күрүченең 34 яшьлек авылдашы булып чыккан.

Гафури районының Урыс Саскүле авылында яшəүче 56 яшьлек ирне үтерүдə шиклəнелүче кеше тоткарланган һəм полиция бүлегенə китерелгəн. Бак дисәң, ул зыян күрүченең 34 яшьлек авылдашы булып чыккан.
«Башинформ» агентлыгы хəбəр иткүенчə, 12 майда полициягə бер хатын-кыз мөрəҗəгать итə. Аның сүзлəренə караганда, ул ихатасында иренең канга баткан ясалма тешлəрен тапкан. Урынга полиция хезмəткəрлəре җибəрелгəн, алар соңрак Стəрлетамак районы территориясендə янган «Нива» машинасына тап булган. Салонда билгесез кешенең гəүдəсе яткан. Экспертлар аның Гафури районында яшəүче 56 яшьлек ир мəете булуын ачыклаган.
—Оператив - эзлəү һəм тикшерү чаралары барышында Башкортстан буенча Эчке эшлəр министрлыгының Җинаятьчелəрне эзлəү идарəсе хезмəткəрлəре, Стəрлетамак һəм Гафури районнары оперативниклары төбəк тикшерү комитеты вəкиллəре белəн бергə шиклəнелүченең эзенə чыкты. Ул зыян күрүченең 34 яшьлек авылдашы булып чыга. Сөйлəшү барышында ир кызып китə башлый, ə соңрак ул иптəше белəн бергə автомобильгə ут төртүен таный, — дип сөйлəгәннəр ведомствода.
Эзтабарлар алдагы көнне үтерелгəн кеше ишегалдында ике ирнең хəмер эчүен ачыклаган. Алар арасында конфликт килеп чыга һəм 34 яшьлек ир өлкəн иптəшен кыйный, аннары аны машинага салып алып чыгып китə. Ул Стəрлетамак районына барырга ниятли, тик юлда зыян күрүченең үлүен аңлап ала. Шуннан соң ул идарəне югалта һəм агачка бəрелə. Куркуга калган водитель «Нива»га урман посадкасы янында ут төртə.
Моныэшләр алдыннан яндыручы салоннан магнитоланы тартып ала һəм аны сатарга уйлый. Полиция хезмәткәрләре һəм тикшерүчелəр əлеге хəлнең барлык шартларын да ачыклауны дəвам итə.
"Башинформ"
Читайте нас: